Дару үләннәре ярдәмендә дәвалану

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 05 Февраля 2014 в 21:51, реферат

Краткое описание

Дару үләннәрен кайсы вакытта нинди уләнне җыерга кирәк, әгәр һәрбер төрле авыруларга шифалы үләннәрне тиешенчә белмәкче булсак, әлбәттә, иң әүвәл үзебездә булучы үләннәрнең тамырларын, кайрыйларын, чәчәкләрен, яфракларын яхшы тикшереп файдалымы- зарарлымы икәнен белү кирәк. Һәр үләннең кыяфәтен һәм үзлеген белү кирәк. Һәрбер үләннең Аллаһы тәгалә билгеләгән төп үзлеген саклау өчен берничә шарт бар.

Содержание

Кереш. 2
Дару үләннәре. 3
Канлы үлән. 3
Энҗе чәчәк ( Ландыш). 5
Дару тузганагы. 6
Бака яфрагы үләне. 7
Йомгаклау. 9
Кулланылган әдәбият. 10

Прикрепленные файлы: 1 файл

Канлы үлән (Автосохраненный).doc

— 241.00 Кб (Скачать документ)

Татарстан Республикасы  сәламәтлек саклау министырлыгы

Түбән Кама медицина көллияте

 

 

 

 

 

 

 

Реферат

“Дару үләннәре ярдәмендә дәвалану”

 

 

 

 

 

 

 

 

Реферат язды: Залялова И.Р.

                                                                     Фәнни  җитәкче: Юсупова Л.И.

 

 

 

 

 

 

Түбән Кама, 2013

Эчтәлек

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Дару үләннәрен кайсы вакытта нинди уләнне җыерга кирәк, әгәр һәрбер төрле авыруларга шифалы үләннәрне тиешенчә белмәкче булсак, әлбәттә, иң әүвәл үзебездә булучы үләннәрнең тамырларын, кайрыйларын, чәчәкләрен, яфракларын яхшы тикшереп файдалымы- зарарлымы икәнен белү кирәк. Һәр үләннең кыяфәтен һәм үзлеген белү кирәк. Һәрбер үләннең Аллаһы тәгалә билгеләгән төп үзлеген саклау өчен берничә шарт бар.

 Иң башта, һәрбер файдалы һәм дарулыклы булучы үләннәрне җыйганда, үзеңнең җиреңдә үскән үләнне җыярга кирәк. Икенчедән, һәрбер үләннең кайсы вакытта файдасы һәм куәте күбрәк була, шуны белергә кирәк. Өченчедән, ул дару үләннәрен җыйгач, ни рәвешле сакларга тиеш, аны белергә кирәк.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дару үләннәре

Канлы үлән

Канлы үлән –  мәкчәләр семьялыгыннан. Кызгылт-сары сөтлегәнле күпьеллык үлән үсемлеге. Сабагы туры, башлыча югарыгы өлеше дә тармакланучан, 1 м га кадәр биеклектэ. Яфраклары яшел, аскы яклары күгелҗем, югарыдагылары утырма, түбәндәгеләре озын саплы, так-каурый бүленешле. Өлешлэре йомыркасыман, каяу-аерчалы читле. Оч сегменты ян-яктагыларыннан эрерәк. Тамыр тирәсе яфраклары җәелешләргә җыелган, сабак яфраклары алмаш торышлы. Чәчәкләре дурт таҗлы, сары, зур булмаган зонтсыман чәчәк төркемнэрендә. Җимеше - озын кузаксыман күп орлыклы бер оялы тартмачык. Орлыклары кара, ялтыравыклы, ак сырты да бар. Майда – июльдә чәчәк ата, җимешләре июльдә – сентябрьдә өлгерә.

Европа кисәгенен  бөтен территориясендә, Себердә, Кавказда, Көнчыгыш Казахстан һәм Урта Азия тауларында таралган. Чүп үлән буларак  ташландык җирлэрдә , чокырда, койма  тирәләрендә, юл буйларында, азрак кына якты һәм сирәк урманнарда, урман  кисенделәрендә, башлыча, уңышлы туфракларда үсә.

Медицинада  үсемлекнең җир өсте  өлешен файдаланалар. Үсемлекнең бөтен өлешләрендә сапониннар, флавоноидлар, эфир мае, лимон кислотасы, хелидон, алма һәм гәрәбә кислоталары, С һәм А витаминнары, сумалалар һәм 20 гә якын алкалоид бар. Хелидонин спазмолитик һәм авыртуны басучан тәэсир итә. Канлы үлән препаратларын сөялләрне көйдерү, борын эчендә полиплар чыкканда борын йоткылыкны чайкау өчен, тире туберкулезының башлангыч стадияләрендә, бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан ялкынсынуга каршы, ашказаны җәрәхәтеннән авыртуны баса торган дару буларак кулланалар. Алар үт кугыч, сидек кугыч, тынычландыргыч, кычыттыруга каршы һәм азмы-күпме микробларга каршы тәэсир итэлэр, гөмбәчекләрнең үсешен бастыралар.

Халыкта канлы  үлән препаратлары шактый киң, әмма еш кына җитәрлек нигезсез кулланыла. Бу бик куркынычлы, чөнки үсемлек агулы. Эпилепсия, бронхиаль астма, стенокардия, күп кенә невралгия синдромнары белән интегүче авыруларга канлы үлэнне кулланырга ярамый.

Канлы үлән чәчәк  ату фазасында хәзерлиләр, аны  коры көннәрдә генә пычак яки секаторлар белән кисеп җыялар. Үләнне, күгәрмәсен өчен, әледән-әле әйләндергәлзп, чормаларда, лапас асларында яки 50-60 температурада  киптергечләрдә киптерәләр. Аны төргәндә яки саклауга тутырып куйганда биткә дымлы марля маска бәйләргә кирәк, чөнки анын тузаны борынның лайлалы катламын ярсыта.

 

Энҗе  чәчәк ( Ландыш)

Ландыш –  лаләчәләр семьялыгыннан. Шуышма тамырчалы һәм күп санлы тамырлы күпьеллык үлән үсемлек. Тамырчасыннан ел саен җир өсте тармаклары үсеп чыга: алар 10 – 15 см озынлыктагы һәм 4 – 8 см киңлектәге сузынкы-эллипссыман, очлайган, ачык яшел, өске яктан күгелҗем, астан ялтыравыклы бөтен читле 2 – 3 яфрактан тора. Яфрак төпләре ябык, алар берберләрен каплап торалар һәм җир өстендә ялган сабак хасил итәләр. Югарыдагы яфрак култыгында чәчәк сабагы барлыкка килэ. Чәчәк төркеме – берьяклы гади чук. Чәчәкләре чагыштырмача вак, ак, таҗсыман, тоташ яфракчыклы алты тешле берәмле чәчәк тирәлекле. Җимеше 2 – 6 орлыклы шарсыман кызгылт-сары җиләк. Апрельда, майда яки июньдә чәчәк ата , җимешләре июньдә – июльдә өлгерә.

Даручималына май ландышының, аның Ерак Көнчыгышта һәм Кавказда үсә торган кардәшләренең үләннең һәм чәчәкләрен файдаланалар. Аларда сигезгә якын йөрәк гликозидлары, сапониннар, эфир мае, алма кислотасы, лимон һәм аскорбин кислоталары бар. Ландыш агулы.

Медицинада ландыш препаратларын йөрәк авыруларыннан (неврозлар, йөрәкнең начар эшләвве) кулланалар.

Ландыш үләнен һәм чәчәкләрен чәчәк ату вакытында коры коннәрдә , чык кипкәч хәзерлиләр. Үсемлекне җирдән йолкып алу тыела. Чәчәк төркемнәрен чәчәкләрдән 3 см астанрак кисеп алалар. Әрәмәлекләрен саклау өчен һәр квадрат метрда кимендә бер үсемлекне тимичә калдыралар. Бер үк участокта усемлекләрне кабат ике елдан соң гына җыярга ярый. Җыелган чималны мөмкин кадәр тизрәк күләгәдә җилдә, яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә, яки 50 – 60 температурада киптергечләрдә киптерә башлыйлар. Үләнен әледән-әле әйләндергәләп торалар, ә чәчәк төркемнәренә марля ябалар һәм, уалмасыннар өчен, аларны әйләндереп тормыйлар.

Дару  тузганагы

Дару тузганагы  – оешма чәчәклеләр семьялыгыннан. Юан үзәк тамырлы күпьеллык үлән үсемлек; тамырыннан ел саен яфраклар җәелеше үсеп китә. Яфраклары сузынкы ланцетсыман, төпләренә таба тарайган, уелма-каурый кисемле. Үсемлекнең бөтен өлешләрендә дә сөтлегән бар. Чәчәк сабаклары куыш, яфраксыз, 50 см га кадәр биеклектә, очларында – ике җенесле телсыман сары чәчәк кәрзиннәре. Җимеше – орчыксыман вак орлыкча, соргылт-көрән төстә, 7 – 12 мм озынлыкта нечкә борынчыклы, очында нечкә генә ак төкчәле бүрекчәле. Майда – июльдә чәчәк ата, орлыклары июньдә өлгерә.

Ерак Себердән һәм чүллерайоннардан кала илебезнең  бөтен территориясендә киң таралган. Буш җирләрдә, юл буйларында, бакчаларда,болыннарда һәм газоннарда, бераз сирәгрәк – урман аланнарында, урманавызларында, гадәттә бай туфракларда үсә.

  Медицинада тузганакнын тамырларын файдаланалар. Аларда тритерпен кушылмалары, β- ситостерин, инулин, каучук, куе май сумалалар, лайла, аксым һәм дуплау матдәләре бар.

Тузганакнын тамырларын аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту өчен ачы тәмләткеч, бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан үт кудыргыч һәм эч катулардан җиңелчә эч йомшарткыч буларак кулланалар.

Тузганак  тамырларыннан  порошоклар, куе экстракт, кайнатма һәм төнәтмә ясыйлар.  Салкын ысул белән төнәтмә хәзерләү өчен 2 чәй кашыгы туралган тамырга бер стакан кайнар су салалар һәм 8 сәгать төнәтәләр. Ашарга 20 – 30 минут кала көнгә 3 – 4 тапкыр 1/4 әр стакан эчәләр.

Тузганакнын тамырларын көз көне, аның җир өсте өлешләре шиңгәч яки яз көне, ул усеп китә башлаганда казып җыялар. Аларны салкын суда юалар, эреләрен турыйлар, аннары сөтлегәне чыгудан туктаганчы шиңдерәләр һәм ачык һавада яки яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр, әледән-әле әйләндергәләп торалар.

Бака  яфрагы үләне

Бака яфракчалар семьялыгыннан бер яки күпьеллык үләнчел, сирәк кенә ярымкуакчыл үсемлекләр ыругы. 250 ләп төре билгеле. Җир шары буйлап таралганнар. ТРда 8 төре бар. Зур бака яфрагы, ланцетлы бака яфрагы (юл яфрагы), уртача бака яфрагы республиканың бөтен территориясендә дә очрый. Болыннарда, сөзәклекләрдә, чүпле урыннарда, чәчүлек мәйданнарында үсә. 10-70 см озынлыктагы бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Ком бака яфрагыннан кала барлык төрләре дә диярлек сабаксыз үсемлекләр. Яфраклары тамыр янындагы розеткада йомыркасыман яки эллиптик формада, туры яки дугасыман, һәрвакыт ачык сеңерчәле. Чәчәкләре вак, көмештәй ак, тар цилиндрик башакка җыелган. Җимеше - көрән орлыклы тартмачык. Май аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк аталар. Җимешләре июнь ахырыннан өлгерә. Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы, Урвиллей бака яфрагы - дару үләннәре. Яфракларында гликозидлар, сапониннар, органик кислоталар, эфир мае, минераль тозлар бар. Яфрагыннан ясалган препаратлар ялкынсынуга, склерозга каршы, җәрәхәт төзәтү өчен кулланыла. Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы - баллы үсемлекләр. Зур бака яфрагы орлыклары - кошлар өчен азык. Эре бака яфрагы һәм Корнут бака яфрагы  ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Медицинада бака яфрагын файдаланалар. Аларда аукубин һәм гликозидлары, лайла, флавоноидлар, полисахаридлар, каротин, лимон кислотасы, алкалоид эзләре бар. Бака яфрагыныңяраларны төзәтүдә тәэсире инде мең елдан артык мэгълүм. Яфраклары төнәтмәсен һәм кайнатмасын медицинада бронхитларны, бронхиаль астманы, туберкулезныдәвалаганда какырткыч дару буларак файдаланалар. Аларны шулай ук ашказаны һәм уникеиллеэчәк җәрәхәтләрен, ашказаны сыекчасының ачылыгы түбән булган хроник гастритларны дүвалаганда уңышлы файдаланалар.

Ашказаны сыекчасы ачылыгы югары булганда бака яфрагы препаратларын, бигрәктә аның согын  эчәргә ярамый.

Төнәтмә ясау очен бер аш кашыгы коры яфракка бер стакан кайнар су салалар, 15 минут төнәтәләр һәм көненә 2 – 3 тапкыр икешәр аш кашыгы эчәләр. Кайнатма ясау өчен яфраклар салынган суны 10 – 15 минут кайнаталар 250 мл лы флаконнарда зур бака яфрагы һәм борча яфрагының яшҗ яфракларыннан ясалган сок катнашмасы чыгарыла. Аны аппетитны ачу өчен ачы тәмләткеч урынына, анацид гастритлардан һәм хроник колитлардан эчәләр.

Яфракларын  үсемлекләр чәчәк ата башлаудан  алып бөтен җәй буе хәзерлиләр һәм яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә яки 50 – 60 температурада киптергечләрдә киптерәләр.

 

Йомгаклау

 

Инде  киңәш шушы: һәркайсы даруны кулланганда медицина китапларында әйтелгән үлчәүдән арттырмыйча кулланырга кирәк. Чөнки һәрбер дару әз булса һәм кирәк кадәр микъдарда булса гына дәва. Күп булса, ялгыш китә, агуга әйләнә. Бер дарудан файда күреп, моның файдасы бар икән, күбрүк файдасы тисен, дип артык куллансаң да зыян эшләве ихтимал. Шуның өчен даруның үлчәүләрен төгәл сакларга кирәк. Тагы да Алла сакласын, бер сырхау тигәндә төрле кеше төрле дәва итеп, һәрберсенең даруын тикшермичә куллану хата. Күп вакытта бер дару бер яктан файда бирсә, икенче яклап зарар булырга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1. Магницкая. Н. А. Яшел витаминнар / Н. А. Магницкая. – Казан: Мәгариф, 1981. – 186 б.

2. Насыйри. К.  Шифалы үләннәр / К. Насыйри.  – Казан: “Раннур” нәшр., 1999. –  143 б.

3. Газизова. Р.  Халык медицинасының тулы энциклопедиясы / Р. Газизова. – Мәскәү., 2001. – 158 б.

 


Информация о работе Дару үләннәре ярдәмендә дәвалану