Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 06 Октября 2013 в 07:42, доклад

Краткое описание

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була.

Прикрепленные файлы: 1 файл

риза фахретдин.doc

— 115.00 Кб (Скачать документ)

  Ганиева Алия Рөстәм кызы,

Әлмәт шәһәре17 нче мәктәп

                                            

Риза Фәхреддин  һәм Ислам дөньясы

 

Динсезләр каршысында дин галимнәре

 белән сукырлар  каршысында кояш яктысы бер  төрле.

Ризаэддин бине Фәхреддин

 

 

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән. Дини кануннарны өйрәнү, шулар буенча гына яшәү – һәркемнең бурычы. (“Иман дәресләре” Вил Казыйханов).

Динебез татар  халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин - башка дөньяви фәннәр – химия, биология, физика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта, ягъни дин, рух яссылыгында танып белергә өйрәтә.

Ислам – дөнья  диннәре арасында иң яшь дин, 922 нче  елның 16 мартында Болгарда кабул ителгән. Мөхәммәд пәйгамбәребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан илче итеп җибәрелә. Ислам динен җир йөзендә бер миллиардтан артык халык тота, күпчелек Африка-Азия илләрендә аның дәүләт дине булып саналуын һәм Коръәннең изге китап булуын аңлата. Коръән китабы – ул кешелеклелек китабы. Коръән – хәдисләр һәм догалар җыентыгы гына түгел, ә яшәү өчен кирәкле булган гыйлем, үгет-нәсихәт, һәр адәмгә туган көненнән алып, аны соңга юлга озатканда да кирәкле фәлсәфи, юридик, әхлакый тәрбия китабы да. “Бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлында фида иттем” (Г.Тукай).

          Г.Тукай ислам диненең безнең  җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр  мәгърифәтчеләре – дин галимнәре  Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри,  Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең  фидакарь хезмәтләре белән бәйли.

        Дин – адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү вә мәңгелек йортта үзе теләгән урынын алырга яраклы, лаеклы итү өчен Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, бәндәләргә бүләк вә мөрәҗәгать ителгән, күктән иңгән канун вә илаһи кагыйдә ул.

          Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нинди нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердән-бер корал – диндер.

          Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек,  кыерсыту, изү, золым, азгынлык  һәм үтерүләр бетсен өчен бердән-бер  чара – әдәп-әхлакны ныгыту. (Фәхреддин  Р. Кулъязмалар мәҗмүгасы. “Юаныч”.)

         Инсанның инсан булуы  үзенең  эшләгән һөнәре белән генә. Әгәр файдалы һөнәре булмаса, аның дөньяда яшәвендә мәгънә юк. Бу дөньяда олуг адәмнәр күп булыр. Ләкин чын олуг адәм кем булыр беләсезме? Чын олуг адәм шул: аны үзенең көндәшләре мактарга мәҗбүр булырлар

         ... Бу дөньяда булган кайгылар, хәсрәтләр, авырлыклар вә михнәтләр адәм баласы өчен дөнья мәдрәсәседер. Мәдрәсәдә һич алынмыйторган дәресләр вә гыйлемнәр шушы мәдрәсәдә укытылыр вә алынырлар. (Фәхреддин Р. “Юлдаш”  39-40 б.)

         Риза Фәхреддин хәзрәт Идел-Урал төрк-татарларының уяну дәверендәге иң бөек дин белгече. Мили тарихыбызны һәм матбугатыбызны үстерүдә гаять зур хезмәт күрсәткән, бөтен Ислам дөньясына танылган галим. 1887 нче елда Р.Фәхреддинов имамлыкка имтихан бирә һәм бу вазифаны намус белән башкара. Ә инде 1891 нче елда, Диния нәзарәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул Диния нәзарәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчермәләрен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә . “Сәлимә” һәм “Әсма”  повестьларын яза. “Әсма” романына да автор “яки гамәл вә җәза” дип өстәмә исем куйган. Әсәрнең эчтәлегенә ишарә иткән мондый алымны рус һәм Европа язучылары да кулланганнар. Романда яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлык бәрелеше әдәби образларда сурәтләнә. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән карашта торып, Р.Фәхреддинов, яхшылыкның нәтиҗәсе – бәхет, мәкер һәм явызлыкның, начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек, хурлык дигән идеяне персонажлар язмышында тәэсирле итеп гәүдәләндерә.

             Романның үзәгенә Әсма исемле  ятим кызның маҗаралы язмышы алынган. Аның әтисе, ятим кызның маҗаралы язмышы алынган. Аның әтисе, Габбас мулла, заманының ачык фикерле, прогрессив карашлы кешесе итеп сурәтләнә. Ул үзе белемле һәм  яхшы холыклы. Халыкны да шул рухта тәрбияли, вәгазьләрен йомшак сөйли, ислам дине кагыйдәләрен ачык аңлата. Мәктәп ачып, авыл балаларын яңача укыта башлый. Автор аның бу эшен “бер олуг эше” дип бәяли.

            Уку-укыту һәм Коръәнгә багышланган бик күп китапларын яза һәм бастыра. 1917  нче елның май аенда Бөтенрусия мөселманнарының Корылтае Риза Фәхреддин  хәзрәтне Идел-Урал татарлары вә казакъ-кыргызларның мөфтие итеп сайларга теләсә дә, мәрхүм үзенең фәнни хезмәтләрен дәвам итү максаты белән мөфти сайланырга теләми. 1922 нче елда мөфти итеп сайлана һәм 1936 нчы елның апреленә чаклы шул хезмәтен дәвам итә. Мөфтилек иткән дәвере илебездә большевиклар хакимлек иткән иң авыр чорга, Совет хөкүмәтенең Ислам диненә каршы вәхшиләрчә һөҗүм ясаган вакытларына туры килә. Ләкин Риза хәзрәтнең мәгънәви куәте, халкымызның аның ягында булуы большевикларның Ислам динен эчтән какшату планнарын җимерә.

          Р.Фәхреддин халкыбызның мәдәниятен  үстерүдә, милли үзлегебезне саклап  калуда зур хезмәт күрсәткән  бөекләребезнең берсе. Барыннан  да элек аның бөек хезмәте  илдә, халык белән бергә большевизамның динебезгә, милли  мәдәниятебезгә ясаган һөҗүмнәренә каршы көрәшеп, үзенең  соңгы көннәренә чаклы милләт тарафыннан тапшырылган бөек хезмәтен дәвам итүендә.

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

  1. “Әхлакый тәрбия дәресләре”, “Иман” нәшрияты, Казан, 2002
  2. “Балаларга үгет – нәсыйхәт”, Габдрахман Кая һәм Ризаэддин Фәхретдин, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  3. “Иман дәресләре” (Мәктәп балалары өчен уку әсбабы). Вил Казыйханов, Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  4. “Иманлы бала” Җ.Фазлыев, Казан, 2003.
  5. “Иминлек һәм изгелек дине”, Л.Харисова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  6. Ризаэддин Фәхреддин: Торыш юлы иҗади мирасы:Дәреслек – хрестоматия. – Казан, 2005.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I бүлек

ПЛАН

 

Кереш.

Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш юлы.

Балалары.

Кызы Әсма истәлекләре.

Татар теле һәм дин кануннарында эзләнү.

Илбәктә үткәргән көннәр.

"Шура" журналында хезмәт.

Ризаның тарихта эзләнүе.

Риза тормышында музыка.

Фәхретдинның яшәү тормышы һәм  эшчәнлегенең соңгы еллары.

Риза Фәхретдиннең язган китаплары.

Педагогик эшкәртмәләре.

Риза Фәхретдин иҗатында хатын кыз образы.

Риза безнең янәшәдә.

 

Кулланган язмалары.

 

Хөрмәтле Ризаэтдин –

бер камил зат.

Акмулла

 

Мин Илбәк авылында, заманча җиһазландырылган, зур, мәһаббәт мәктәп бинасында укыйм.

 

Безнең мәктәп тирә як авылларда  гына түгел, ә районда тиңдәшсез һәм үзенчәлекле. Мин тарихи үткәнемне белми торып, бүгенге яшәешебезне һәм киләчәгебезне күзаллый алмыйм.

 

Безнең авылга нигез салучы —  Ризаэтдин Фәхретдин. Мәктәпсез  авыл — киләчәксез авыл. Мәдрәсә  ачылгач безнең авыл үскән, зурайган. Безнең әби-бабайларыбыз да үзләренең белемнәрен тирәнәйткәннәр. Буыннан-буынга килгән мәдрәсә безнең көннәрдә шушындый бинага әверелгән. Хәзерге көндә шушындый мәктәптә укуыбыз белән без Риза Фәхретдингә бурычлыбыз.

 

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин  галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 2004 елның гыйнварында 145 ел тула. Шуның уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр, аның тарафыннан язылган эшкәртмәләр буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Без Риза Фәхретдиннең китаплары белән танышабыз, аның үткәнен өйрәнәбез.

 

Безнең тарихи шәхесләребез чын  тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек  кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамыйча, хәтта үзләренең гомерләре  бәрабәренә, зур тырышлык белән язып калдырганнар. Мин дә белем чишмәсенең башлыгы булган Риза Фәхретдиннең тормышын, үткәнен өйрәнеп шушы эшне башкарырга булдым.

1. Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш  юлы

 

Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге Әлмәт  районына кергән Кичү-Чаты авылында (искечә Самара губернасы Бөгелмә өязе Юлдаш  авылы) 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала. Аның әтисе Сәйфетдин улы Фәхретдин белән әнисе Мәһүбә Рәмкол кызы гаиләсендә ул бишенче бала була. Аңа кадәр туганнары: Минһаҗетдин, Мәгьсүм, Мәүдүдә һәм Кашафетдин була.

 

Сәйфетдин ахун үзенең улы Фәхретдиннең дә бик укымышлы булуын теләгән һәм үзе башлап аңа гыйлем нигезләренә юл ачкан. Сәйфетдин үзе дә тирә-як төбәктә абруйлы дин әһеле булган. Гыйлем һәм дин юлына кереп китүне тирәнрәк төшенсен өчен, улы Фәхретдинне дә гыйлемле кешеләр белән аралаштырырга тырышкан. Фәхретдин өйләнгәндә дә, Ризаэтдиннең булачак әнисе Мәүһүбә дә шул ук Бөгелмә өязенә караган Иштирәк авылының имамы, Рәмкол Максуди улының кызы була. Рәмкол хәзрәт тә бик еш китап күчерү белән шөгыльләнгән. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең күп кенә тикшеренүләре һәм тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә, унөченче бабасы Татарның Болгар илендә яшәгәнлеген һәм алтынчы бабасына хәтле булган бабалары шул Идел буенда булган «Бөек Болгар» иленнән икәнлекләрен белгән. Үз вакытында шактый зур күләмле шәҗәрәсен дә төзегән.

 

Бу фактлар Ризаэтдин Фәхретдиннең, затлы нәселдән булуына ишарали. Әти-әнисе үз чоры өчен укымышлы, гыйлем ияләре буларак, урта хәлле руханилар  нәселеннән булалар. Аеруча әнисе Мәүһүбә  яшь вакытыннан ук үз замандаш хатын-кызлары  арасында шәриктәшләреннән шактый аерылып торган.

 

Мәүһүбәнең, Фәхретдин хәзрәткә кияүгә чыгып, Кичу-Чаты авылына килгәч тә авылдагы кыз һәм ир балаларны  җыеп сабак бирә башлавы шуңа җитәрлек белемле мөгаллимә булуын аңлата. Яшь Ризага да беренче сабакны  әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Әнкәсеннән күп нәрсәләр өйрәнүен, белем чишмәсенең беренче чыганагы әнкәсе булуын, аның, киң куңелле, сабыр, кешеләргә ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булуын Ризаэтдин Фәхретдин гомер буе исендә тота. Аның үзенең дә холык-фигыле әнкәсенекенә охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр.

 

Алты яшендә чакта Риза Фәхретдин  үзе укып өйрәнгән китаплары буенча «Түбән Шәлчеле» авылындагы мәдрәсәгә  барып сабак тыңлап кайта. Бу вакытта  аның, өлкән агасы биредәге мәдрәсәдә хәлфә булып эшли торган була. Риза сабак тыңлатуда үзенең тырыш шәкерт булуын таныта. Моннан сон, 1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый. Үзен генә анда җибәреп укытырга ул кечкенә, ә кабат алып барып укытырга һәм күз-колак булырга кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Бирегә аны икенче агасы Кашшафетдин алып бара. Шулай итеп яшь Ризаның, мәдрәсәдә өзлексез уку дәвере башлана. Җәй көннәрен туган авылына кайтып үткәрә, ә көзгә тагын мәдрәсә тормышын башлый. Ризаэтдин уку барышында бик тә күңелсез хәбәр ала. Юлаучы аша аңа әнисенең үлүе турында хәбәр китерәләр. Бу 1873 елның, көзе була. Әнисе Мәүһүбә абыстайның кинәт вафат булуы 13 яшьлек Ризаны тетрәндереп җибәрә. Әнисен ул чиксез ярата торган була. Инде әнисез дә калу Риза өчен зур бәхетсезлек булып тоела. Әмма, ни генә булмасын, яшь Риза укуына өзеклек ясамый, сабакны чын күңеленнән өйрәнә. Яхшы укый, башка ширәктәшләренә Караганда гыйлемне тирәнрәк үзләштерә. Ун ел укыганнан соң, 1879 елда гыйлем нигезләрен тагын да күбрәк үзләштерү нияте белән Әстерхан якларына барып кайтырга була. Әмма биредәге остазлары анда барып укуына каршы төшәләр. Әгәр Ризаэтдин анда барып укыса, аннан соң ул бирегә кайтмас, без биредә бер сәләтле мөгаллимебезне югалтачакбыз дигән нәтиҗә чыгаралар. Чөнки Риза, хәлфә булырлык дәрәҗәдәге гыйлемне биредә дә артыгы белан үзләштерә. Шәкерт вакытында ук сәләт һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен сабакташларына караганда камил үзләштерә. Бу юнәлештә ул шул телдә язылган китапларны күчереп, аның мәгьнә-тәрҗемәләрен өйрәнә, шулай ук башка төр тарихи чыганакларны һәм әдәби китапларны күп укый. Мондый китапларны жыю һәм күчерүне көндәлек эш гамәле буларак үтәргә тырыша. Бер ук вакытта тузган китапларны тәртипкә сала, төпли, пөхтәләп яңарта. Аерым фәннәрдән ерак торган мәдрәсә программаларың, белем бирү дәрәҗәсе сай булуын аңлап, ул үзен дәреслекләр язуда сынап карый. Чөнки ул чор методикасы кадими булып, яңа, җәдитчелек хәрәкәте юл ала башлаган һәм кайбер алдынгы карашлы мәдрәсәләр бу җәдитчелек хәрәкәтен башлап та җибәргән булалар. Бу юнәлешне яшь Ризаэтдин дә бик теләп каршы ала.

 

Ризаэтдин Фәхретдин үзенә остаз  буларак кабул иткән Шиһбетдин  Мәрҗани хәзрәтләре һәм Галимҗан Баруди кебек шәркыят белгечләре, Курсави шикелле мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсенә сокланып, аларга белем нигезләрен үзләштерү үзенә караганда күпкә җиңел булуына уфтана һәм үзе дә шулар кебек киң белем дәрьясына йөзү уе белән хыяллана. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп белем эчкәннәр, ә мин энә белән кое казып азапланганмын»,  — дип искә ала торган булган. Кайдан гына булмасын, нинди генә юл белән булса да, кулына килеп керган файдалы гыйльми китапларны үзенә калдыру юлларын табарга тырышкан һәм күчереп язып утырган. «Минем өчен китаптан да кыйммәт нәрсә булмаган, төннәр буе кирәген дә, кирәкмәгәнен дә гел кучерә идем», — дип искә ала.

 

Әстерханга бару теләге тормышка ашмагач, Бохарага барып, андагы мәдрәсәләр, китапханәләр белән танышу теләген әтисе Фәхретдингә  белдерә. Әмма әтисе: «Син киткәч, мин  сине күрми үләмен, син аннан тиз генә кайта алмассың», — дигәч, әтисе сүзләренә бүтән каршы килергә батырчылык итми. Чөнки ул үзе дә бик йомшак күңелле булу белән, әтисен рәнҗетүнең, начар гадәт икәнен төшенә һәм бүтән бу турыда сүз кузгатмый.

 

Шулай итеп барлык гыйлем хәзинәсен шушы Тубән Шәлчеле мәдрәсәсендә туплый. Үзлегеннән белем алу белән ныклы карарга килеп, шәрыкъ телләрен үзләштерүне тагын да камилләштерү өстендә эшли. Күп кенә китаплар шушы телдә язылган булу сәбәпле, әлеге шәрыкъ телләрен белми торып, фәнни китапларны үзләштереп булмый. Бу телләрне нык үзләштереп, үзе дә гыйльми китаплар язырлык дәрәҗәгә ирешә.

 

Шул ук үзлегеннән уку дәверендә  урыс телен дә бик яхшы өйрәнә. «Әгәр  үз вакытында урысча өйрәнеп, кирәк  китапларны укый алган булсам, бик  күп гыйлемнәрне алданрак өйрәнгән булыр идем», — дип искә ала. Кирәк булган гыйльми чыганакларны, тарихи шәхесләрнең, Брокгауз, Карамзин, Соловьев, Рычков кебек урыс зыялыларының хезмәтләрен киң рәвештә «файдаланган. Бу юнәлештә урысча укуга үзенең, балаларына да тиешле игътибарны юнәлтә.

 

Беренче мәртәбә, 1884 елда аның кулына очраклы рәвештә  «Тәрҗеман» газетасы килеп керә. Бу басмага мөкиббән китеп, зур кызыксыну  белән укый. Шул сәбәпле әлеге  газетка язылу чарасын күрә. Газетка  язылу авыл мадрәсәсе шәкерте  өчен гаҗәеп хәл була. Әмма газетка ничек булса да языла һәм шуннан соң, өзлексез алдырырга тырыша. Мәдрәсәдә укыган чорда ук инде ул югары сыйныфта хәлфәлек итә.

 

Ризаэтдин Шәлчеле мәдрәсәсендә тулы хокуклы  хәлфә булып эшли башлагач, 1885 елда өйләнә. Хәләл җефетлеккә Минзәлә өязе Чыбыклы авылының, ахуны Габделнасыйр Төхфәтуллинның кызы Нурҗамалны ала һәм Шәлчеледә җәмәгате белән яши башлый.

 

Ризаэтдин Фәхретдинов 1936 елның 2 апрелендә дөьядан  ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең васыяте буенча Уфа шәһәрендә  татар зиратында җирләнә.

Информация о работе Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы