Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” драмасына анализ

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 24 Июля 2014 в 10:55, реферат

Краткое описание

Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” драмасы – татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып торучы әсәрләрнең берсе. Ул татар театрының беренче артискасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тормышына һәм берене татар театр труппалары “Сәйяр” һәм “Нур”ның оешу һәм үсешенә багышланган. Ул – драма жанрына караган әсәр. Бу әсәрдә без драма әсәренә хас бөтен билгеләрне дә күрә алабыз. “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”нә карасак, драма әсәренә түбәндәге бәяләмә бирелә: “Дра́ма (грек. dra'ma - хәрәкәт), драматургиянең трагедия һәм комедия белән бер рәттәге төп жанры. Максаты - шәхесне аның башка кешеләр, мохит белән катлаулы мөнәсәбәтләре аша күрсәтү.

Прикрепленные файлы: 1 файл

Н. Исәнбәт Гөлҗамал драмасына анализ.docx

— 28.06 Кб (Скачать документ)

Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” драмасына анализ.

Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” драмасы – татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып торучы әсәрләрнең берсе. Ул татар  театрының беренче артискасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тормышына һәм берене татар театр труппалары “Сәйяр” һәм “Нур”ның оешу һәм үсешенә багышланган. Ул – драма  жанрына караган әсәр. Бу әсәрдә без драма әсәренә хас бөтен билгеләрне дә күрә алабыз. “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”нә карасак, драма әсәренә түбәндәге бәяләмә бирелә: “Дра́ма (грек. dra'ma - хәрәкәт), драматургиянең трагедия һәм комедия белән бер рәттәге төп жанры. Максаты - шәхесне аның башка кешеләр, мохит белән катлаулы мөнәсәбәтләре аша күрсәтү. Геройлар әхлакый эзләнүләр һәм рухи үсеш процессында тасвирланалар; ләкин аларга, асылда, трагик геройлардан аермалы буларак, гадәттән тыш сыйфатлар хас түгел. Драма кискен каршылыклар, коллизияләр тудырырга омтыла, ләкин андагы конфликтлар трагедиядәге кебек үк киеренке була алмый, һәм алар, ахыр чиктә, уңай хәл ителергә дә мөмкин.”1 Әлеге әсәрдә драмага хас – төп геройны башка кешеләр, ул яшәгән мөхит белән мөнәсәбәттә сурәтләү, аның төп сыйфатларын ачыклау тора. Төп герой – Гөлҗамал – татар җәмгыятенең искелек яклы төркеменең  XX гасыр башында театр сәнгатенә карата булган мөнәсәбәтен күреп, театр сәнгатенең үсешен, таралышын алга этәрү өчен көрәшә, әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең әхлаксызлыгын тоеп, аларны булдырмау яки бетерү юлларын эзли, тормышның асылын ачарга омтыла.

Әлеге әсәр 1944 нчы елда иҗат ителә. Әдип әлеге әсәрнең язылу тарихы турында үзе болай дип яза: “Бу драма 1944 нче елда “Сәхибҗамал Волжская” исемендә язылып, беренче татар артискасы Сәхибҗамал ханым Гыйззәтуллина-Волжская шәрәфенә һәм татар театрының кырык еллыгына багышланган иде. Пьесалар өчен үткәрелгән ярышта ул II дәрәҗәдә бүләккә лаек булды”2.

Әсәрдә күптән түгел булган тарихи хәлләр – XX гасырның 5 -17 нче елларындагы вакыйгалар сурәтләнә. Билгеле булганча, 1905 – 1907 нче елгы Беренче  рус революциясеннән соң, татар җәмгыятендә дә зур үзгәрешләр башлана. Шундый үзгәрешләрнең берсе – татар театры труппасының оешуы була. Бу эш бик авырылк белән бара. Татар җәмгыятенең кадимче байлары, динне бозу, өлкәннәрне хөрмәт итмәү, театрга йөрүне зур тәртипсезлеккә санап, театр труппасының һәр адымына киртәләр коралар, тамашаларны булдырмау өчен төрле юллар табалар. Ләкин яңалык үз юлын таба, театр труппасы оеша. Дөрес, башта бу труппада бары ир-егетләр генә була. Әмма соңрак әлеге труппада сәнгать җанлы, сәләтле кыю Сәхибҗамал (әсәрдә Гөлҗамал исеме белән бирелә) барлыкка килә. Алар ачлыктан, ярлылыктан, кешеләрнең аңлауламауларыннан, алларында туган киртәләрдән курыкмыйча, татар театры булдыру өчен тырышалар.

“Гөлҗамал” әсәренең темасы – татар  театрының беренче артискасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тормышына һәм берене татар театр труппалары “Сәйяр” һәм “Нур”ның оешу һәм үсешенә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау. Драмада сурәтләнгән вакыйгалар әсәрне тарихи драма дип атарга да мөмкинлек бирә. Тик  автор аны үзе драма дип атый.

Әсәрдә  төп конфликт 1905 – 1907 нче елгы Беренче рус революциясеннән соң татар яшьләренең рус һәм Европа мәдәниятенә ияреп театр булдырырга тырышучы төркеме һәм әлеге хәрәкәткә бөтен җаны-тәне белән каршы булган кадимче байлары һәм дин әһелләре арасында бара. Шулай ук әсәрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен ярдәмче конфликтлар да бирелә. Шундыйлардан без беренче театр туппасы вәкилләре арасында татулык булмавы, кешеләрнең рәхәт тормышта яшәү өчен намусыз адымнарга баруларын, мәхәббәт аша геройларны сынауны да конфликт итеп карый алабыз. Мәсәлән Юсыф бәк Алтайский һәм Хафиз Кирамов, Гайнулла Курамшин-Инзарский, Кадермәт арасындагы аңлашылмаучанлыклар, бергә эшләп тапкан акчаның тигезләп бүленмәве, артистларның һәрвакыт дип әйтерлек ач булулары, кемнең намуслы булуын, ә кемнең тәртипсезлеген ачыклый. Шулай ук, уртак максатка ирешү өчен кешеләр арасында татулык булырга тиешлеген  күрсәтүче күренешләр дә бар. Мисал өчен, Гайнулла Курамшин-Инзарский, Хафиз Кирамов, Кадермәт арасында фикерәләр уртаклыгы булмау, “Сәйяр” труппасының нык булмавына китерә. Ярдәмче конфликтлардан без Гөлҗамал һәм Хафиз Кирамов, Гөлҗамал һәм Сәетгәрәй арасында килеп туган мөнәсәбәтләрне дә кертеп карый алабыз. Әлеге конфликт төп геройның ихтияр көчен,  мәхәббәт хакына үзенең иделларыннан баш тартмавын ачарга ярдәм итә. Нигъмәтҗан Ишмаев һәм Гөлҗамал арасындагы конфликт кешеләрнең намусызлыган ачып бирә, рәхәт тормыш, үз ихтыяҗларыңны канәгатьләндерү өчен кешеләрнең нинди юлларга барырга мөмкин булуын күрсәтә.

Әсәр төзелеше ягыннан  биш пәрдәдән һәм эпилогтан тора.

Әлеге әсәрне сюжет элементлары  ягыннан чыгып өйрәнсәк түбәндәгеләргә юлыгырбыз:

  1. Экспозиция (конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, аның алшартлары белән таныштыру). Бу әсәрдә Казанның Аркадия бакчасындагы вакыйгаларны, Юсыф бәк Алтайскийның Зәйнәп белән очрашуын, Нигъмәтҗанның Гөлҗамалга күз салуын, аны барыбер үзенеке итәргә тырышуын, Инзарский, Кадермәт һәм Гөлҗамалның танышуын бу өлешкә кертеп карый алабыз.
  2. Төенләнеш (конфликтның башлану ноктасы).  Гөлҗамалның татар театр труппасында эшли башлавы әсәрнең төенләнеше булып тора.
  3. Вакыйгалар үстерелеше (конфликтның зураю, тирәнәюе, аны чишәргә омтылышлар). Беренче татар труппасының төрле шәһәрләрдә тамашалар оештыруы, кадимче татар байлары белән көрәше, Гөлҗамалның Хафиз Кирамов һәм Сәетгәрәй Маматов белән танышуы әсәрдә вакыйгалар үстерелешенә карый.
  4. Кульминация (әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иң  югары ноктасы). Беренче татар труппасының Казанга әйләнеп кайтканнан соң, Байгузинның Гөлҗамалның көндәлек дәфтәрен укуы, аны Хафиз Кирамовның шкафына куюы, Гөлҗамалның әлеге дәфтәрне анда табуы, Фәрхинур белән Кадермәт арасында көчек арасында чыккан аңлашылмаучанлык, егетләрнең кызлар алдына гафу үтенергә теләмәве, Гөлҗамал һәм Фәтхрахман Ишмаев арасындагы әңгәмәне әсәрнең иң югары ноктасы итеп атарга мөмкин.
  5. Чишелеш (конфликтка нокта куелу, проблеманың хәл ителүе. Ул я конфликтның юкка чыгуын, я чишелә алмаслыгын күрсәтә). Әсәрдә Гөлҗамал оештырган “Нур” труппасының татарлар яшәгән күп кенә шәһәрләрдә уңышлы тамашалар куеп, Казанга әйләнеп кайтуын, Гөлҗамал белән Хафиз Кирамовның очрашуын, алар оештырган театр труппаларының уңышлы гына эшли башлавын, татарларның театр сәнгатен кабул итүләрен без бу өлешкә кертеп карый алабыз.
  6. Эпилог (соңгы нәтиҗә, геройларның алдагы язмышларын хәбәр итү яки автор мөнәсәбәтен ачыклау). Әлеге өлешкә Гөлҗамалның Октябрь революциясе вакытында да сәнгатьтән читләшмәвен, кешеләрне мәдәниятлы итәргә тырышуын бу өлешкә кертеп карый алабыз.

Әсәрне образлар системасы ягыннан тикшергән вакытта без төп һәм ярдәмче образларга тукталабыз. Әлеге драмада төп герой – беренче татар артискасы, кыю һәм сабыр, сәләтле оештыручы  Гөлҗамал. Ул – язучы тарафыннан – кыю, курку белмәс, көчле рухлы, сәнгать җанлы һәм намуслы кеше итеп сурәтләнә.

Ярдәмче геройларга без  Хафиз Кирамов, Сәетгәрәй Маматов, Инзарский, Кадермәт, Юсыф бәк Алтайский, Зәйнәп, Нигъмәтҗан Ишмаев, Фәтхерахман Ишмаев, Фәрхинур, Байгузин, Мәрҗән Даянова, Габделвәли, Әкми, Бәди карчык, Минһаҗ Камай, Пермский, Камил Сабинский образларын кертеп карый алабыз. Әлеге образлар төп геройның теге яки бу сыйфатларын тагын да калкурак итеп сурәтләргә ярдәм итәләр. Әлеге геройларның күбесен без тискәре геройлар итеп кабул итәбез. Мәсәлән, театр бары тик мирзалар өчен генә булырга тиеш дип санаучы курсистка Зәйнәп, акчага бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин дип санаучы Нигъмәтҗан  Ишмаев, хатын-кызның урыны бары тик өйдә генә дип санаучы, кадимче бай Фәтхерахман Ишмаев, кешеләр арасын бутаучы, икейөзле Байгузин, рәхәт тормыш өчен үзен-үзе сатып йөрүче, җырчы, шансонетка Мәрҗән Даянова, мәгыйшәтче, фанатик Габделвәли, хулиган Әкми, кыз балаларны фәхишәлеккә төшерүче Бәди карчык образлары төп геройга капма-каршы куеп сурәтләнә, алар төп геройда булган яхшы сыйфатларны тагын да югарырак итеп ачарга ярдәм итәләр.

Драма әсәренә хас элементлардан без – персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм белән очрашабыз. Персонажлар исемлеге, беренче карашка, татар театрының беренче карлыгачлары булган артистларның  исемнәренә якын, аваздаш исемнәрдән тора һәм, минемчә, укучыны шул чордагы вакыйгалар эченә алып кереп китәргә ярдәм итә. Әлеге хәл әсәрнең сәхнәгә куелмый торуының да сәбәбе булган. Әдип үзе бу турыда болай дип язган: “Әсәрнең куелмый килүенә сәбәп – анда кайбер тарихи исемнәрнең хаслап алынып та кайберләре шартлы исемдә алынулары булды.

“Вакыйгага катнашучылар тарихи билгеле исемнәргә генә кайтарып калдырылса, бу аларны сәнгатьчә гомумиләштерелгән сурәтләмәләр итеп күрүгә комачаулык итәчәк”, дигән фикерләр әйтелде. Чыннан да, “Сәйяр” һәм “Нур” артистлары тормышыннан алынып, аларның татар театрын тудыру, дөньяга таныту юлында фидаи иҗтиһатларын һәм аларның патша хөкүмәте шартларында авыр иҗтимагый каршылыкларга кереп көрәшүләрен чагылдырган бу драма, бер яктан, ул чорның үзен күрсәтүне дә максат итеп куйганлыктан, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең шәхси мөнәсәбәтләр булып кына аңлашылуын мин үзем дә теләмәдем. Укучы кайбер сурәтләмәләрнең прототиплары тормыштан алынган булуларына карап кына аларны шул күләмдә кабул итмәс дип ышанам”.3

Ремаркалар, декорация әсәрдә барган вакыйгаларны, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачарга мөмкинлек тудыра. Геройлар арсындагы сөйләшүләр – диалоглар геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтен ачарга, аларның рухи дөньяларын тоярга юл ача. Әлеге элементлар укучыга  автор идеясен күрсәтүдә һәм  образларны ачуда  зур роль уйный.

Әсәрнең төп идеясы – бүгенге көндә кешеләрнең тормышын бизәүче, милли сәнгатебезне алга өндәүче татар театрының ничек тууын, үсүен күрсәтү, беренче татар артисткасы Сәхибҗамал ханым Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормышы белән укучыларны таныштыру һәм кешеләр арасында намуслы мөнәсәбәтләр булганда гына тормышның матур булачагын күрсәтү.

Бүгенге көндә әсәрнең әһәмияте, минемчә, бик зур. Хәзерге вакытта яшь буын үз  халкының милли сәнгатен танырга теләмичә, дөнья, рус мәдәниятына тартылган чорда, үзебезнең мәдәниятебезнең оешу тарихын белсәк, аны үстерүгә үз көчебезне өстәсәк яхшырак булыр иде. Тормышның күп кенә авырлыкларын үз җилкәсендә татыган әдип кешеләр арасында бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап, намусның ни икәнен онытмыйча яшәгән вакытта гына тормышның матурлыгын күрергә була ди кебек һәм без әлеге фикерләргә колак салырга тиешбез дип саныйм.

1 Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов, Н.М.Йосыпова, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйлаҗев, Г.Р.Гайнуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231 б. 24,86 п.л. 1000 экз.

 

2 Исәнбәт Н. Әсәрләр. 4 том: Пьесалар. Казан. Тат. кит.  нәшр. 1988. 416 б. – 116 бит.

3 Исәнбәт Н. Әсәрләр. 4 том: Пьесалар. Казан. Тат. кит.  нәшр. 1988. 416 б. – 116 бит.


Информация о работе Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” драмасына анализ