Китап-кинэшчен синен

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 07 Ноября 2014 в 22:43, методичка

Краткое описание

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокыр яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.
Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 нче елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер Мөселман илләрендә дә ачыла.

Прикрепленные файлы: 1 файл

Конкурсная работа .Китап-кинэшчен синен..pptx

— 616.15 Кб (Скачать документ)

4 сыйныфта уку дәресе

 

“Китап-киңәшчең синең”.

табышмак

 

 Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

 

 

Китап

 

   Г.Тукайның “Китап” шигыре белән танышу

Сүзлек

 

 соңра-соңыннан,ахырда;

сәхифә-китап бите;

дәрман-көч;

ваклыклар-кечкенә вакыйга,күренеш;

мәгъсумлану-сафлану;

өмид-өмет;

булачакка-киләчәккә

Сүзтезмәләрне тулыландырыгыз.  

 

 ...ачылмый, эч ...... күралмыйм,  рух ...,  җәфа ..., йөдәп ...,

җанга җылы ..., башын куярга урын ..., ... артыннан хәсрәт, ...уй,  баш ...,...яшь кипмәгән, сыгылып-сыгылып ... .

 

тексттан файдаланып,җөмләләрне  әйтеп  
 
 
 
 
 
 
 
 
Тексттан файдаланып,җөмләләрне әйтеп бетерегез  

 

    Кешенең җаны-тәне ... .Эшлисе эшләргә ... арта.Һәрбер укылган юл,сүз юл күрсәтүче ... . Кеше тормышның начарлыгын ... . Күңел ... . Күз ... . Кеше  укылган китапка ... . Аның үз-үзенә ышанычы ... . Киләчәккә ... карый башлый.

 «Габдулла» уены

 

Хор:       

 Син уртада,без кырыйда,

         Әйләнәбез ,Габдулла,

                   Син нишләсәң,ни кылансаң

         Шуны эшләргә риза.

               Түгәрәк уртасындагы бала:

       Менә шулай,менә  болай

        Әйдә эшләгез шулай.

 

Нәрсә ул китап?

    •  Китап- ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.
    • Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

 

  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Китап укыганда нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?  

Китап укучыга киңәшләр

 

 

    • Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер.
    • Ашаганда китап укыма, пычратасың.
    • Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә.
    • Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, юка кәгазь яки җептән файдалан.
    • Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма.

 

 

    • Почмакларын бөкләмә,
    • Битләрен дә ертма син.
    • Керле кулың белән аны
    • Беркайчан да тотма син.

 

 

                                                          Китап, белем турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?  

Китап,белем алу  турында мәкальләр,әйтемнәр

 

    • Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә.
    • Китап-белем чишмәсе.
    • Китапның белмәгәне юк.
    • Кояш чыкса – табигать яңара,китап укысаң – күңел агара.
    • Китап – якын сердәш,ялкаулык – яман килендәш.
    • Китап укысаң белемең артыр, укымасаң - белгәнең дә онытылыр.
    • Китапсыз йорт- ишәк абзары.
    • Гыйлем китапның эчендә дә,тышында да була.
    • Укыган үлмәс,укымаган көн күрмәс.
    • Китап-тормыш көзгесе.
    • - Гыйлем байлыктан яхшырак.
    • - Китап галим, телсез мөгаллим .
    • - Акча тарат – белем җый.
    •  - Алтын җирдән табыла, белем китаптан.

 

    • Китап турында күренекле кешеләр менә болай дигән:

 

    •  1."Укый-яза белү – тормышыңны ачып күрсәтүче көзге ул.” М.Гафури.

 

    •   2. "Китап укып елый алганнарның Күңелендә булмый каралык” М.Әгъләм
    •   
    • 3.”Алтын җирдән табыла – белем китаптан” Татар  халык  мәкале.

 

 

 

Беренче китаплар

 

    • Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокыр яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.
    • Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 нче елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер Мөселман илләрендә дә ачыла.
    • Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штапларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Аннары китап итеп бастырган. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

 

Китап төрләре

 

    •  Иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "бит”ләренең киңлеге – 40 метр.
    • Иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
    • Иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4 миллиметр, ул 20 биттән тора.
    • Иң авыр тарихи китапларның берсе - әрмән телендә "Муша монастыре вәгазьләре” кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә җиде гасырдан артык вакыт сакланган.
    •   Дөньяда иң кыйммәтле китап -1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия . 1926 елда аның бер данәсе 350 мең доллорга сатыла.
    •    Иң озын исем бирелгән китап-1633 елда Лондонда басылып чыккан. Ул 45 юлдан тора.
    • Төрле вакытларда китаплар төрле тукымаларга – ефәккә яки сатинга басылган. Франциядә бер гәҗит типография буявы белән бик юка итеп җәелгән ашарга яраклы камырга басылган. Икенче берсе юка резинадан торган, аны су коенганда да укырга мөмкин булган. Испаниядәге бер басманы яктырткыч хәрефләр хасил иткән: рәхим ит, төнлә дә укы. Англиядә кәгазь урынына тукыма кулланганнар. Гәҗит, укылганнан соң, кулъяулык итеп файдаланылган.

Кулъязма китаплар

 беренче китап басу станогын немец – Иоганн Гуттенберг  ясаган,ул виноград  яки май сыгу өчен җайланмага ахшаган була.

Безнең дәүләттә китап басу эше кайчан барлыкка килгән соң?

 

1564 елның 1 мартында беренче басма  китап басыла.

Иван Федоров  типографиясендә иң беренче булып “Апостол” китабы басылып чыга.Иван Федоров  һәм аның ярдәмчесе Петр Мстиславец китап басу эшен җайга салалар.

Беренче хәреф язылышы

Китап басу

Китап бастыру урыны

Иван Фёдоров  Львов шәһәрендә 1583 елның 6 декабрендә үлә һәм шунда күмелә. Мәскәүдә, беренче типография булган урыннан ерак түгел,Иван Федоровка һәйкәл куелган.

Татар телендә басылган китап

 

 

    • Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.
    • 1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.

 

Нинди китаплар була соң?

 

    • әкиятләр,
    • шигырьләр
    • хикәяләр
    • табышмаклар
    • мәкальләр җыентыклары
    • сүзлекләр
    • белешмәлекләр

Китап нәрсәгә өйрәтә?

    • Китап әдәпле булырга өйрәтә.
    • Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.
    • Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.
    • Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.
    • Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.
    • Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

 

ярыш

 

 

“Күп укыган-күп белә”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

 

    • 1.Бер кыз урманга китте.Ул урманда адашты. Урманда кечкенә генә бер өй күрде.
    • 2.-Әйдә,алмагачны селкетик,алмаларын ашыйк.
    • 3.-Кызым,кызым,якты йолдызым,синең аягың шешкән ич,-дигән.
    • 4.-Син бармагыңны менә бу ярыкка тык,-ди.Шүрәле бармагын шул ярыкка куя.

 

Җаваплар

 

1.“Өч аю”

2.”Ике ялкау”

3.”Куян кызы”

4.”Шүрәле”

 

Кемнәрнең портретлары

Китап-киңәшчең синең 
Дустың-ярдәмчең синең. 
Ул хөрмәткә бик хаклы 
Кадерлә син китапны.

 

1

 

2

 

3

 

4

 

5


Информация о работе Китап-кинэшчен синен